Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илкүләм проект кысаларында Татарстанда 530 эшмәкәргә ярдәм күрсәтелгән

Узган елда Татарстанда чит ил базарларына йөз тоткан 530 эшмәкәргә ярдәм күрсәтелгән булган. Әлеге ярдәм “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативаларына ярдщм итү” илкүләм проекты буенча күрсәтелгән.

Алардан башка илләргә азык-төлек продукциясе, төзелеш материаллары һәм медицина эшләнмәләре белән сату итүче 94 Татарстан компаниясе экспортка чыккан.

Кече һәм урта эшмәкәрлек  субъектларын ташламалы финанслауга 935 млн, ә  гаранетияле ярдәмгә 1,4 млн сум юнәлдерелгән булган.

Узган елда Татарстан Республикасында шулай ук 60 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса