Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гидрометеорология үзәге быел кышын суыклар да, җылытулар да вәгъдә итә

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге башлыгы Роман Вильфанд быелгы кыш температура буенча нормага якын булачак, дип фаразлый.

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге башлыгы Роман Вильфанд быелгы кыш температура буенча нормага якын булачак, дип фаразлый. Бу хакта INTERFAX.RU җиткерә.

“Тулаем алганда, Россиядә кышның норма тирәсендә яисә нормадан бераз югары булуы көтелә. Әмма нәтиҗә бер: ул бертөрле генә булмаячак”, - дигән Вильфанд дүшәмбе көнне матбугат конференциясендә.

Шулай итеп, метеоролог көчле салкыннар һәм җылытып җибәргән вакытлар да булачагын кире какмый.

"Билгеле бер салкыннар һәм билгеле бер җылыту чорын без нормаль фараз дип билгелибез, ягъни “хастаханә буенча уртача температура” дигән кебек. Зур тирбәнешләр булачак ", - дигән Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге башлыгы.

Ул өстәп, әлегә метеорологларның быел күпме кар булачагын әйтә алмавын җиткергән. 
 

http://tatar-inform.tatar/

Фото: https://fotostrana.ru/public/post/333934/834747847/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса