Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Экологлар Әлмәт җирен агулауга чик куйды

Башкортстан компаниясенең Әлмәттә җирне техник күкерт белән агулавы ачыкланды.

Бу хилафлыкны җирле экологлар теркәгән. Экспертлар чыгарган нәтиҗә буенча, куркыныч матдә 350 квадрат метр мәйданда таралган.
Күрше республиканың транспорт компаниясе безнең шәһәр территориясендә склад арендалаган булган һәм анда техник күкерт саклаган. Тик куркыныч матдә бина чикләрендә түгел, ә ачык һавада сакланган.
Экологлар аңлатуынча, мондый төр куркыныч матдәләрне ачык һавада саклаганда аларның әйләнә-тирә мохитыбызны пычрату куркынычы зур була. Бу очракта да күкерт калдыклары агым су белән юылып территория буенча таралган.
Әлеге факт буенча РФ КоАП нигезендә закон бозучыга карата карар чыгрылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса