Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт драмтеатры җәлилчеләргә багышлап, документаль спектакль тәкъдим итте

Җәлилчеләрне искә алу көнендә Әлмәт драмтеатры "Кайда минем илем?.." спектаклен куйды.

25 август, Җәлилчеләрне искә алу көнендә Әлмәт драмтеатры "Идел-Урал" легионы вәкиле, якташыбыз Гарәф Фәхретдинов истәлекләре буенча "Кайда минем илем?.." документаль спектаклен тәкъдим итте. Режиссеры - Ильяс Гәрәев.

Легионерларның бер өлеше булган культвзвод һәм капелла артистлары тарихы бу.

Спектакльдә артистлар башкаруында татарның озын көйләре, итальян, поляк, француз җырлары яңгырый. Лейпциг архивында табылган тәлинкәләр арасында капелла башкаруындагы язмалар да тәкъдим ителә.

Спектакльдә Алмаз Шаһимәрдәнов, Татарстанның атказанган артисты Фазыл Насыйбуллин, Фаил Сафиуллин, Рифат Әхмәдиев, Айрат Мифтахов, Эльмир Нургалиев һәм театрга быел гына эшкә кайткан Рамазан Йосыпов катнаша. Куелышта Динар Хөснетдинов укыган шигырьләр дә яңгырый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса