Дөньяда иң кыйбат сәгать сатылган
Сәгать рекордлы сумма - 17 752 500 долларга сатылган, соңгы бәя башта куелган бәядән 18 тапкырга артып киткән.
Кино йолдыз һәм автоузышчы Пол Ньюманның Rolex хронографы рекордлы сумма - 17 752 500 долларга сатылган, дип хәбәр итә «Лента.ру» Bloombergка сылтама биреп.
Legendary Watches of the 20th Century аукционына куелган сәгатьнең беренчел бәясе 1 миллион долларга якын булган, ягъни соңгы бәя башта куелганнан 18 тапкырга артып киткән.
Сәүдә 12 минут дәвам иткән, сатып алучының исеме сер булып кала.
Фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа