Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт Советы рәисе Әлмәттә дәрес уздырды [+ФОТОЛАР]

Студентлар бу дәрескә махсус сораулар әзерләп килгән иде.

Агымдагы елда республикада тарихи әһәмияткә ия вакыйгаларның берсе дип Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулуны атап булыр иде. Бу уңайдан шактый мәктәпләрдә парламент дәресләре оештырылды. Әлмәтлеләргә исә икеләтә уңыш елмайды- район күләмендәге парламент дәресен Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзе үткәрде. 
Әлмәт дәүләт нефть институтында узган үзенчәлекле дәрес бер тында узып китте. 
–Моннан 25 ел элек Татарстанның күп милләтле халкы ихтыярын чагылдырып, Конституция дәүләт суверенитетын Татарстан Республикасының аерылгысыз һәм асыл билгесе дип игълан ителүе һәм демократик, хокукый дәүләт төзү бурычы булуына аңлатма бирүе - безнең өчен иң мөһим вакыйгаларның берсенә әверелде. Бөтен ил, республика ул чакта шушы көннәрне көтеп, суверенитет булдыру дип яшәде. Һәм без үз дигәнебезгә ирештек, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. 
Лекция тәмамлангач, студентлар һәм парламент дәресне тыңларга килүче кунаклар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап та ала алдылар. 
Көн кадагында торган тел мәсьәләсен дә әйләнеп узмадылар чарада. Әлмәтнең хәзерге торышын да тасвирлап алдылар, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, аларның киләчәге турында да сүз алыштылар. 
Парламент дәресе азагында ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты һәм саллы бүләк белән Әлмәт политехник техникумы мөгаллиме Данис Миңнегалләмов бүләкләнде. Моннан тыш, Әлмәтнең иң алдынгы студентлары да саллы бүләкләргә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса