Җәмгыять

Әби-бабайларының исемнәрен мәңгеләштерергә теләүче әлмәтлеләрне көтәләр

Әлмәт ветераннар советы «Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникасы» республика бәйгесендә катнаша. Анда һәркем үзенең өлешен кертә ала.

– Фронтта сугышкан, тылда хезмәт куйган якыннарыгыз турындагы истәлекне аларның фотосурәтләрен алып килеп мәңгеләштерә аласыз, - диде Василий Самойлов әлмәтлеләргә мөрәҗәгать итеп. 
Фотохроникалардан бу кешеләр турындагы кыскача белешмә белән электрон архив төзеләчәк. Әлеге архив Татарстанның милли музеена һәм Россия дәүләт кино-фото документлар архивына мәңгелек саклауга тапшырылачак. Бүгенгә 100 дән артык фотоматериал җибәрелгән.