Беренчегә беренче тапкыр
Җәмгыять

Беренчегә беренче тапкыр

Республика мәктәпләрендә балаларны 1нче сыйныфка кабул итү башланды.

Ул ике этапта үтәчәк. Беренчесе — 1 февральдән 30 июньгә кадәр, гомуми белем бирү учреждениесенә караучы территориядә яшәүче укучылар өчен. Икенчесе — 1 июльдән 30 августка кадәр, монысы әлеге мәктәпкә теркәлмәгән территориядә яшәүчеләргә кагыла.

Баланы 1нче сыйныфка кабул итү өчен ата-аналар гариза яза, булачак укучының туу турындагы таныклык оригиналын, медицина картасын тапшыра.

http://kiziltan.ru