Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Банкада тәмле тавык (рецепт)

Җырчы Айгөл Бариева Инстаграмга 3 литрлы банкада тавык әзерләү рецептын куйган һәм бик тәмле булуын белдергән.

Бу ризыкны әзерләү өчен: бер тавык, суган, кишер, бәрәңге, тоз, лавр яфрагы һәм башка тәмләткечләр.
Эш тәртибе: тавыкны зуррак кисәкләргә турарга, шулай ук яшелчәләрне дә.
3 литрлы банкага катлап тезәргә: тавык, кишер, суган, бәрәңге, тәмләткечләр һәм шулай дәвам итәргә. Банканы фольгадан крышка ясап капларга.
Банкага су салырга кирәкми, бары тик салкын мичкә куярга, аннары мичне кабызырга һәм 180 градуста 1,5 сәгать пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса