Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл пенсионерларын актив булырга чакырдылар

Шәһәр һәм район ветераннар советы ветеран оешмалары рәисләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашындагы киңәшмә үткәрде.

Анда төрле темалар кузгатылды. Өлкәннәр арасындагы спартакиада шәһәрдә җиденче тапкыр оештырыла икән инде. Авылларда яшәүче песионерларны да анда актив катнашырга чакырдылар. Әлегә кәләйлеләр генә спартакиаданың ун төрендә дә катнаша. Бүген бассейнга даими рәвештә 400 кеше йөри. Якын-тирә авылларда яшәүчеләргә дә бу форсаттан файдаланырга була. Әлбәттә, ераклыктан авырсынмаган һәркем килеп, ветераннар советына йөзәргә теләвен белдерә ала. Биредә теркәлгәннәр бассейнда бушлай йөзә. 6 декабрьдә өлкәннәр беренче тапкыр волейбол уйнарга җыена. Ярыш Анатолий Никифоркин истәлегенә багышланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса