Әлмәттә янгында 66 яшьлек ир-ат үлде
Җәмгыять

Әлмәттә янгында 66 яшьлек ир-ат үлде

Янгынның сәбәбе ачыклана.

Әлмәттә Лесная урамы, 18 йортта янгын чыккан. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Шәхси агач йорт янды. Янгынның гомуми мәйданы 120 кв.

Сүндерү вакытында коткаручылар 66 яшьлек ир-атның гәүдәсен табалар. Вакыйганың сәбәпләре ачыклана.