Бу юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан эшләнә.
Әлмәттә җиде җирле кеше медицина контраинацияләре аркасында машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәчәк. Бу хакта ТР Прокуратурасы хәбәр итә.
Шәһәр прокуратурасы машина йөртү чикләүләре булган машина йөртүчеләрне ачыклау өчен наркологлар һәм психиатрлар базаларын даими тикшерә. Мондый табиблар исәбендә торган кешеләр транспорт белән идарә итүдән туктатыла. Бу юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан эшләнә.
Хәзерге вакытта прокуратура җиде дәгъва биргән. Алар карала.