Әлмәт Халыкара хатын-кызлар көнен концерт белән билгеләп үтәчәк
Җәмгыять

Әлмәт Халыкара хатын-кызлар көнен концерт белән билгеләп үтәчәк

Тамашачыларны вокаль һәм хореографик номерлар көтә.

Әлмәттә 6 мартта Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узачак. Бу хакта АМР башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Үткәрү урыны "Нефтьче" мәдәният йорты булачак.

Программада:

• 14:00 - 15:00 - фуршет

• 15:00 - 16:30 - район җитәкчелегеннән котлаулар һәм бәйрәм концерты.

Тамашачыларны вокаль һәм хореографик номерлар көтә. Керү - ирекле.