Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт студентлары төзелеш бригадаларында эшли башлый

Узган ел 1000нән артык Әлмәт студенты ял итү урынына зур проектларда катнашуны сайлады.

Россия студотрядлары яшьләргә Росатом төзелешләрендә, балык промыселында эшь тәкъдим итә. Шулай ук бортпроводниклар ролендә, ил географиясен өйрәнергә дә була. Яшь профессионаллар Калининградтан алып Камчаткага кадәр булып кайта ала. Хезмәт базарында иң актив уенчы - эре сәнәгатьчеләр. Алар эш урыннарының иң киң исемлеген генә түгел, ә яңа гына эшли башлаган белгечкә тулы хезмәт хакы түләргә әзер.

Россия студентлар отрядлары белгечләре булачак хезмәткәрләр белән әңгәмә үткәрә алачаклар. Очрашу барышында студентларны хезмәт шартлары белән таныштылралар һәм барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр.

Алтынчы җәйге хезмәт семестры атна уртасында ачылды. Җыелганнарны узган сезондагы казанышлары өчен бүләкләделәр һәм хезмәт турнесына юллама бирделәр. Көньяк-Көнчыгыш студентларының гомуми саны - 12 меңнән артык кеше.

Ә потенциаль эш бирүченең булачак эшчеләргә карата дәгъвалары булмасын өчен, соңгылары имтиханнар уза. Әлмәт политехник техникумы студентлары уку йорты бусагасыннан чыкмыйча гына тикшерү үтә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса