Ул үзенең акча эшләвен яшерә иде.
Әлмәттә хатын-кызны алимент буенча бурычы өчен мәҗбүри эшләргә хөкем иткәннәр. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хатын-кыз алимент түләү турындагы суд карарын игътибарсыз калдырган һәм үз хезмәт хакларын яшергән. Башта аңа мәҗбүри эшләр билгеләгәннәр, ләкин нәтиҗәсез.
Хатын-кызның бурычы миллион сумнан артып киткән. Суд аңа дәүләт файдасына хезмәт хакының 10% ы тотып калып, 8 айга мәҗбүри эшләр билгеләде. Хөкем әлегә үз көченә кермәгән һәм дәгъва белдерелергә мөмкин.