Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мошенник акча өчен әлмәтлегә рәхмәт белдергән

41 яшьлек оператор-технолог бөтен акчасын алып, билгесез счетка 767 000 сум күчергән.

Билгесез ир-атка мошенниклар аның исеменә 924 000 сумлык кредит рәсмиләштерергә омтыла һәм кайбер операцияләрне булдырмау өчен телефон сөйләшүен өзү катгый тыела, дип хәбәр итә. Сөйләшү вакытында ир-ат кесә телефоныннан мобиль банкка кереп, анда әйтелгән сумма булуын күрә. Билгесез зат күрсәтмәсе буенча, әңгәмәне өзмичә, ир-ат якындагы банкоматка бара һәм җинаятьче әйткән счетка 767 000 мең сум күчерә. Шуннан соң ир-атны үзен банк юристы дип таныштырган кеше белән тоташтыралар. "Юрист" Алексей зыян күрүчегә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерә. Икенче көнне ир-ат банкка барып, банк хезмәткәрләренә сәер шалтырату турында сөйли. Ир-атка кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр.

Хәзерге вакытта полицейскийлар әлеге факт буенча тикшерү үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса