Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның 755 авылына интернет үткәреләчәк

Татарстанның сигез торак пунктында сыйфатлы кәрәзле элемтә барлыкка киләчәк.

Бу авылларда Интернетка тоташтыру «Элемтә турында» федераль закон кысаларында узачак. Аның нигезендә, 100 дән 500 кешегә кадәр яшәүче торак пунктлар Wi-Fi га керү нокталары белән тәэмин ителергә тиеш.

Моннан тыш, Татарстанның Әлки, Баулы, Бөгелмә, Кукмара, Нурлат, Тәтеш районнарындагы сигез торак пунктында сыйфатлы кәрәзле элемтә барлыкка киләчәк.

Программа буенча бөтен Россия буенча шундый 24 670 торак пунктны Интернет белән тәэмин итү планлаштырыла, ә кәрәзле элемтә белән - 2 389 авылны.

Исемлеккә кертелгән Татарстан авылларының тулы исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин:

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса