Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

67 яшьлек хатын ашыгыч ярдәм хезмәткәрен кыйнаган

Тикшерү версиясе буенча, 13 сентябрьдә исерек хәлдәге пенсионер ханым үзен начар хис итә башлый һәм ашыгыч ярдәм бригадасын чакыра, ә үзе йоклап китә.

Табиблар бикле подъездга үтеп керә алмыйлар. Күршеләреннән бу ханымның телефон номерын ачыклап, шалтыратып уяталар. Ханым беренче катка төшә, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен үзе янына озак килүдә гаепли.
Табиблар һәм күршесе белән бергә лифтта фатирларына менгән вакытта исерек ханым шәфкать туташының битенә суга башлый. Үз катларына менеп җиткәч тә ул табибка берничә тапкыр суга. Шуңа да карамастан, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре ханымга тиешле медиина ярдәме күрсәтәләр. Ханым үз гаебен тулысынча таныган, шул сәбәпле җинаять эше аерым тәртиптә каралачак. 

http://intertat.ru/hewef_heter/challyda-67-yashlek-khatyn-ashygych-yard-m-khezm-tk-ren-kyynagan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса