Конеюкурста 14 татарстанлы катнашты.
14 октябрьдә Менделеевскида «Татарстан Республикасының балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе — 2026» республика конкурсының зона этабы узды.
Конкурста Татарстанның 14 районы вәкилләре катнашты. Конкурс тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелде: катнашучылар тәрбия һәм катлаулы ситуацияләрне хәл итү практикасын тәкъдим иттеләр, хокук бозуларны профилактикалау турында фикер алыштылар.
Әлмәт муниципаль районыннан «Нур» яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге мөдире Чирикова Эльвира Илһамовна чыгыш ясады. Конкурс нәтиҗәләре буенча ул җиңү яулады!