Әлмәт нефть югары мәктәбенең һәм «ТатНИПИнефть»нең 70 еллыгын билгеләп үтте
Җәмгыять

Әлмәт нефть югары мәктәбенең һәм «ТатНИПИнефть»нең 70 еллыгын билгеләп үтте

14 октябрьдә Әлмәттә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды. Визит «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университетының һәм В.Д. Шашин исемендәге «ТатНИПИнефть» нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институтының 70 еллыгына багышланды.

Визит барышында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова университетның яңа лаборатор корпуслары, фәнни эшләнмәләр һәм мәгариф проектлары белән таныштылар.

Төп вакыйгаларның берсе хакимият, фән, мәгариф һәм нефть тармагы вәкилләрен берләштергән «Университетлар һәм технологик лидерлык» панель дискуссиясе булды.

Программа университет һәм институтның юбилеена багышланган тантаналы кабул итү белән тәмамланды, аның кысаларында дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.