Әлмәттә 9 октябрьдә  Ленин урамын ябачаклар
Җәмгыять

Әлмәттә 9 октябрьдә Ленин урамын ябачаклар

Машина йөртүчеләрдән алдан ук маршрутларын планлаштыруларын сорыйлар.

Әлмәттә 9 октябрьдә  Ленин урамын ябачаклар
 
9 октябрьдә Әлмәттә Ленин урамы участогын хәрәкәт өчен ябачаклар. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Чикләү ралли буенча Россия Кубогын уздыруга бәйле рәвештә кертелә.
 
15:00 - 22:00 сәгатьтә Җәлил урамыннан Пушкин урамына кадәр участок йөреп булмаячак.