Әлмәттә бер атна эчендә  1113 тапкыр ашыгыч ярдәм чакыру очрагы теркәлгән
Сәламәтлек

Әлмәттә бер атна эчендә 1113 тапкыр ашыгыч ярдәм чакыру очрагы теркәлгән

Статистиканы үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Узган атнада Әлмәттә ашыгыч ярдәм бригадалары чакыруларга 1113 тапкыр чыккан. Табиблар меңнән кешегә ярдәм күрсәткән. Мондый статистиканы үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте игълан итте.

Кабул итү бүлекләренә төрле шикаятьләр белән 375 кеше мөрәҗәгать иткән, 126 баланы стационарга озатканнар. Табиблар барлыгы 32 операция уздырган, аларның күп өлеше офтальмологиягә туры килгән. 643 кеше травмпунктка мөрәҗәгать иткән.

  • Ашыгыч чакырулар арасында 14 инсульт һәм 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 4 бала зыян күргән.