Әлмәт кешесе штраф түләмәгәне өчен өч тәүлек арест астында уздырачак
Җинаять һәм җәза

Әлмәт кешесе штраф түләмәгәне өчен өч тәүлек арест астында уздырачак

Штраф түләмәгән әлмәтлене хөкем иттеләр.

Әлмәт кешесе 550 сум штраф түләмәгәне өчен өч тәүлеккә кулга алынган. Ир-ат җәмәгать урынында алкоголь эчү маддәсе буенча штрафны вакытында түләмәгән, бу тагын да катырак җәзага китергән.
Суд өч тәүлеккә административ кулга алуны билгеләде. Карар инде законлы көченә керде.