Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтнең Северная урамы ремонтка ябыла

Машина йөртүчеләрдән алдан ук маршрутларын планлаштыруларын сорыйлар.

Әлмәттә 6 августтан Северная урамында юл ремонтлану сәбәпле хәрәкәт ябылачак. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Чикләүләр Совет һәм Фәхретдин урамнары киселешеннән алып, ЮХИДИ ягына таба  гамәлдә булачак.
Машина йөртүчеләргә урап узу юлларын алдан эзләргә киңәш итәләр. Хәрәкәт өчен Совет урамын яки Бигәш урамыннан «Мать Татария» һәйкәленә бара торган юлны кулланырга мөмкин. Маршрутны алдан планлаштырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса