Әлмәтта 500 нче парның никахы теркәлде
Җәмгыять

Әлмәтта 500 нче парның никахы теркәлде

Әлмәт шәһәренең ЗАГС идарәсендә 500 нче парның никахлашуы теркәлде.

Әлмәт шәһәренең ЗАГС идарәсендә яңа өйләнешкән 500 нче парның никахлашуын теркәделәр. 

Юбилейлы пар — Илнур Фәрит улы һәм Ләйсән Фазыл кызы Хәйруллиннар. Б

ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре яшь гаиләне котлап, җылы сүзләр җиткерде:

«Бу күңелле сюрприз яхшы билге булсын, ә һәр яңа көн сезгә яңа шатлыклар бүләк итсен. Бер-берегезне бу мизгелдәге шикелле үк нык яратыгыз һәм үзегезнең үзенчәлекле пар булуыгызны истә тотыгыз. Бәхет сезгә һәм озак еллар!»