Тикшерү санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелде.
Әлмәттә санкцияләнмәгән чүплекләр тапканнар
Тикшерү санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелде.
Экологлар Татарстанның 14 районын авиаочышлар вакытында тикшергән һәм 137 хокук бозу очрагын тапкан. Бу хакта ТР экология министрлыгы хәбәр итә. Тикшерү санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелде.
Белгечләр хокук бозуларны Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Балык Бистәсе һәм башка торак пунктларда ачыклаган. Хәзер бу чүплеккә инспекторлар чыгачак. Алар үлчәүләр ясыйлар һәм хокук бозучыларга кисәтүләр җибәрәләр.