Әлмәттә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды
Җәмгыять

Әлмәттә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды

Балалар хокукларын яклау, гаиләләргә ярдәм итү һәм яшүсмерләрне файдалы эшкә җәлеп итү – киңәшмәнең төп темалары булды.

Әлмәттә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды


6 майда «Адымнар-Әлмәт» гимназиясендә балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышы узды. Анда ТР балалар хокуклары вәкиле Светлана Захарова, прокурор Марат Шәехов, район башлыгв Гүзәл Хәбетдинова һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Төп фикерләр:
✅ «Балалар ышаныч телефоны» (8-800-2000-122) – бушлай, аноним, тәүлек буе эшли;
 ✅ «Аңлы ата-ана мәктәбе» программасы гаиләләргә тәрбия мәсьәләләрендә ярдәм итә;
✅ «Точка трезвости» проекты уңышлы бара, ләкин социаль хезмәтләр һәм сәламәтлек саклау ресурсларын активрак куллану кирәк;
✅ Җәйге чорда яшүсмерләрне эшкә һәм өстәмә белемгә җәлеп итү бурычы куелды.

«Безнең бурыч – һәр баланың мәнфәгатьләрен кайгыртып, аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү», – дип йомгаклады Гүзәл Хәбетдинова.

📞  Балалар ышаныч телефоны – 8-800-2000-122. Шалтырату бушлай, эш вакыты – тәүлек буе.