Әлмәт районында күрсәткечләр югары.
Әлмәт районында талпан кадалуның 27 очрагы теркәлгән
Татарстанда яз башыннан бирле 270 кешегә талпан кадалган, шуларның 57се-балалар. Мондый статистиканы ТР Роспотребнадзоры игълан итте. Быел мондый очраклар узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга кимрәк.
Әлмәт районында 27 очрак теркәлгән-бу республикада иң югары күрсәткечләрнең берсе. Чагыштыру өчен: Казанда — 66, Чаллыда — 32, Түбән Кама районында — 23.
Куркыныч инфекцияләр йоктыру очраклары әлегә юк. Республикада 105,4 гектарда парклар һәм талпаннардан ял итү зоналары эшкәртелде инде. Барлыгы 2500 гектар җир эшкәртү планлаштырыла. 5514 кеше энцефалиттан прививка ясаткан.