Әлмәттә ЮХИДИга юлны ай ярымга ябачаклар
Җәмгыять

Әлмәттә ЮХИДИга юлны ай ярымга ябачаклар

Маршрутыгызны алдан планлаштырырга онытмагыз.

Әлмәттә ЮХИДИга юлны ай ярымга ябачаклар 

Администрация матбугат хезмәте анда фәнни-тикшеренү үзәге өчен басымлы канализация коллекторы төзиячәкләр, дип хәбәр итте.

Эшләр вакытында 12 февральдән 31 мартка кадәр Совет урамындагы 222в номерлы йорттан 222 А номерлы йортка кадәр юл тулысынча ябык булачак.

Северная урамы буйлап урап барырга мөмкин булачак.