Әлмәт пенсионеры «Интернетка рәхмәт-2025» конкурсында иң өлкән катнашучы булды
Җәмгыять

Әлмәт пенсионеры «Интернетка рәхмәт-2025» конкурсында иң өлкән катнашучы булды

Әлмәт пенсионерлары компьютерны яхшы үзләштерә.

🏆 🧑 💻Әлмәт пенсионеры «Интернетка рәхмәт-2025» конкурсында иң өлкән катнашучы булды

Әлмәттән 91 яшьлек Наҗия Гыйләҗева «Интернетка рәхмәт-2025» бөтенроссия конкурсында иң өлкән катнашучы булды. Катнашучыларның уртача яше-65 яшь. 

Татарстан «Иң актив төбәк» номинациясендә унынчы тапкыр җиңде. Республикада яшәүчеләрдән 1083 эш керде, бу гаризаларның гомуми саныннан 19,09% тәшкил итә.

Конкурс 2025 елның 21 апреленнән 10 ноябренә кадәр барды.

Анда пенсионерлар һәм 50 яшьтән өлкәнрәкләр, компьютер һәм интернет белән эшне мөстәкыйль рәвештә яки курсларда үзләштерүчеләр чакырылган иде.