Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районында ишегалларын төзекләндерүгә 474 млн сумнан артык акча тотылачак

Эшләр юл-төзелеш сезоны башлану белән башланачак.


2025 елда Әлмәт районында "Безнең ишегалды" программасы буенча 51 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Республика бюджеты бу максатларга 474 миллион сумнан артык акча бүлеп бирде. Планда-юлларны һәм тротуарларны ремонтлау, яктырту, контейнер мәйданчыклары, эскәмияләр, урналар, шулай ук балалар һәм спорт җиһазлары урнаштыру.

Эшләр юл-төзелеш сезоны башлану белән башланачак. Район администрациясе халыкны тавыш бирүдә һәм беркетмәләргә кул куюда актив катнашырга чакыра, чөнки аларның ризалыгы эшне башлау өчен мәҗбүри шарт булып тора.


Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган "Безнең ишегалды" программасы Әлмәт районында 5 ел эчендә 300 ишегалдын ремонтларга мөмкинлек бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса