Әлмәттә ветераннар яши торган йортлардагы такталарны алыштырачаклар
Гүзәл Хәбетдинова Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә шәһәрне сыйфатлы итеп бизәү кирәклегенә игътибар итте.
Әлмәттә мактаулы гражданин исеменә лаек булганнар яши торган йортлардагы такталарны алыштырачаклар. Бу хакта атналык киңәшмәдә әйтелде.
Үсеш департаменты белгечләре инде ревизия уздырган. Яңа табличкалар әзер инде. Тантаналы урнаштыру, план буенча, якын арада узачак. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә шәһәрне тематик яктан сыйфатлы итеп бизәргә кирәклегенә игътибар итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа