Суд приставы: Бурычлы кешенең явыз алиментчылар реестрына эләкмәс өчен биш ае бар
Яңа реестр, кабул ителгән закон нигезендә, май аенда гамәлгә кертеләчәк.
Россия Суд приставларының федераль хезмәте (ФССП) алимент буенча бурычлы кешенең явыз алиментчылар реестрына эләкмәс өчен берничә ае бар, дип кисәтте. Яңа реестр, кабул ителгән закон нигезендә, май аенда гамәлгә кертеләчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Реестрга «алимент түләүдән качып йөрүче һәм кайда яшәүләрен яшерүче» бурычлылар эләгергә мөмкин.
Юстиция министры Константин Чуйченко яңа реестрны алимент буенча һәр алтынчы бурычлы эләгергә мөмкин булган «Хурлык тактасы» белән чагыштырды. 2024 елның апреленә булган мәгълүматлар буенча, 133 мең кеше бу исемлектә булырга мөмкин.
Аның сүзләренчә, реестрга кертү, «әхлакый йогынты чарасы» булачак һәм бу кешеләр эшли торган урындагы кадрлар хезмәтләрен һәм коллективларны «аларның лаексыз тәртибенә» юнәлдерәчәк.
Моннан тыш, өстәмә чаралар, шул исәптән явыз алиментчыларга спорт чараларына йөрүне тыю турында да фикер алышалар.
Административ яисә җинаять җаваплылыгына тартылган яисә приставлар тарафыннан эзләнүче алиментчыларның ачык реестрын булдыру турындагы закон 24 майда үз көченә керә.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sud-pristavy-burycly-kesenen-yavyz-alimentcylar-reestryna-elakmas-ocen-bis-ae-bar-5898648
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа