Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әлмәт - Алексеевск» түләүле трассасы буенча йөрү бәясе 3300 сумга төшәчәк

Татарстан республикасы министрлар Кабинеты Татарстан буенча трасса участогы өчен бәяне билгеләде.

«Әлмәт - Алексеевск» түләүле трассасы буенча йөрү бәясе 3300 сумга төшәчәк «Алексеевск-Әлмәт» юлы участогы «Шәле-Баулы» түләүле трассасы составына керә. Документның агымдагы проекты 2025 елга бәяләрне билгеләде.

Әйтик, транспорт габаритларына карап, бәясе бер километрына 23 сумнан 75 сумга кадәр тәшкил итәчәк. «Әлмәт-Алексеевск» трассасының озынлыгы 144,8 км, беренче категорияле автомобиль йөртүчеләргә юл  3330 сумнан артыграк төшәчәк

Участокта рөхсәт ителгән тизлек 150 км/сәг  кадәр. Шулай итеп, трассаны бер сәгать эчендә үтәргә мөмкин. Түләү алынмаган юлның альтернатив ысулы элеккечә «Казан — Оренбург» юлы булачак.

Хәзерге вакытта проект коррупциягә каршы экспертиза уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса