Әлмәттә көз көне 468 бала туган, 262 пар язылышкан
Әлмәт ЗАГСы көзгә нәтиҗә ясады.
2024 елның көзендә Әлмәт районында 468 яңа туган бала тууы теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 45кә күбрәк, шуларның 242се малай һәм 196сы кыз. Игезәкләр алты гаиләдә туган.
Бу елның 11 аенда Әлмәт районында әниләр саны 1619га арткан . Шунысы кызык, иң өлкән әнигз 51 яшь булган. Иң өлкән әти 53 яшь булган.
Раян, Глеб, Әдил, Аиша, Лия, Еения, Кирилл, Хәят, Әмир, Данил, Рамазан, Айлина, Самат, Ульяна, Агата исемнәре популяр булып кала. Көзнең сирәк исемнәре Илана, Кадрия, Теймия, Глафира, Исмәгыйль, Батыр, Теона-Тея, Аврора, Панель, Уэйна, Рагнар, Суфьян, Хәниф, Адлан, Малик, Севастьян, Паулина, Айминә.
Шулай ук көз көне никахлашу сараенда 262 пар никахлашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа