Әлмәттә Яңа Елга 17 локация бизәләчәк
Әлмәт төп кышкы бәйрәм — Яңа елны каршылауга әзерләнә.
Әлмәттә барлыгы 17 локация бизәләчәк, аларның һәрберсе шәһәр халкын һәм кунакларны җәлеп итү үзәге булачак, дип схәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте. Быел шәһәрне бизәүдә илнең милли проектларын чагылдыра торган концепция гамәлгә ашырылачак: «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Гаилә», «Демография», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Фән һәм университетлар».
Яңа ел бизәлешендә төп басым яктылык инсталляцияләренә, тематик декорацияләргә һәм арт-объектларга ясалачак. Шулай ук шәһәр урамнарында һәм боҗраларында иллюминацияләр өстәләчәк. «Каракүз» скверы «Кышкы бакча»га әвереләчәк һәм экология темасын ачачак. Нефтьчеләр мәйданы балачактагы «Яңа ел уенчыклары» урыны булачак. Ленин мәйданы «Гаилә традицияләрен» тәкъдим итәчәк, бу гаилә елында аеруча актуаль.
Ел саен Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан шәһәребез чын кышкы әкияткә әверелә.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа