Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Нагуманов: «Булган сорауларны хәл итәргә кирәк»

Район башлыгы Тимур Нагуманов килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итү бурычын куйды.

Көндәлек киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесе Айнур Исхаковка Шишкин урамына чыгарга куштылар. Узган ел «Татнефть» компаниясе ярдәмендә Совет урамындагы ике мөселман зиратына масштаблы реконструкция үткәрелгән. Шулай ук реконструкция кысаларында үзгәрешләр Шишкин урамына да кагылды. Бу урамны төзекләндергәннән соң, төп проблема — юл өслеген боза торган автомобильләр хәрәкәте икәне ачыкланды. Якындагы йортларда яшәүчеләр белән аралашканнан соң, Совет урамы ягыннан юл билгеләре: ярымшар һәм «Керү тыелган» билгесе, ә Баруди урамы ягыннан «Тупик» билгесе куярга карар кылынды. Әлеге мәсьәлә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында каралачак. Мондый чара транспорт чараларының йөрүен чикләргә һәм юл өслегенең бөтенлеген саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса