Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Малайлар күбрәк: Әлмәттә 2024 ел башыннан 1151 бала туган

Шәһәребездә шушы чорда тугыз пар игезәк дөньяга килгән.

Әлмәттә 2024 елның сигез аенда 1151 бала туган. 619 малай һәм 532 кыз. Шушы вакыт эчендә тугыз пар игезәкләр дөньяга килгән. Гыйнвардан августка кадәр шәһәрдә 677 пар язылышкан. Бүгенге көндә бу сан 700 дән артып китте.

Җирле администрация вәкилләре билгеләп үткәнчә, 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән һәм мондый саннар гаилә кыйммәтләрен булдыру һәм ныгытуның мөһимлеген раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса