Эшләрне агымдагы ел ахырына тәмамлау планлаштырыла.
Әлмәт муниципаль районының Миңнебай авылында Фатыйх Кәрими урамына асфальт җәеләчәк. Контрактның башлангыч бәясе 2,6 млн сум тәшкил итә. Тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. Финанслау ТР үзара салымы һәм җирле бюджет хисабына башкарыла.