Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Мәрҗани урамындагы юллар ябыла

Эшне бер атна эчендә башкарып чыгарга вәгъдә итәләр.

Әлмәттә 8 августтан Мәрҗани урамындагы юллар ябыла. Район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хәрәкәтне чикләү төзелеш-монтаж эшләрен уздыру белән бәйле.

Белгечләр эш күләмен оператив рәвештә башкарып чыгарга вәгъдә итә. Эшләрне 15 августка кадәр төгәлләү планлаштырыла.

Машина йөртүчеләргә маршрутны алдан планлаштырырга һәм урап узу юлларын сайларга киңәш итәләр.

Фото: t.me/pressalmet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса