Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районыннан хәрби хезмәткәр сугышчыларны коткарган өчен бүләк алды

Кече сержант Марсель Вәлиев- хәрби хезмәткәр.

Ул 15 нче аерым мотоукчылар бригадасының штурм отрядында хезмәт итә. Үзенең батырлыгы өчен ул 5 нче гусар Александрия полкының истәлекле билгесе белән бүләкләнде.

2024 елның 1 мартында, Бердыч торак пунктында булганда, сугышчан бурычны үтәгәндә, ул эвакуация төркеме составында сугышчылар белән бергә кассета снарядларының көчле ут астына эләгә. Барысы да төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала. Җиңел кыйпылчыклы яра алуга карамастан, ул яралы хәрбиләргә медицина ярдәме күрсәтә, шулай ук бер сугышчыны куркынычсыз зонага эвакуацияләргә ярдәм итә. Кече сержант Вәлиевнең кыю гамәлләре яраланган сугышчан иптәшенең гомерен саклап калырга ярдәм итә. Командование ассызыклаганча, Марсель Вәлиев беренче көннәрдән үк үз гомерен куркыныч астына куйган шартларда фидакарьлек күрсәтә.

Күкрәк билгесе 1913 елның 1 октябрендә расланган.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса