Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә социаль хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр

Халыкның мохтаҗ һәм зәгыйфь категорияләре турында кайгыртуга үзләрен багышлаган кешеләрнең һөнәри бәйрәме узды.

«Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәгендә социаль хезмәткәр көнен бәйрәм итү тантанасы булды.

Әлмәт районының социаль яклау өлкәсендә 300дән артык кеше эшли. Социаль яклау идарәсе һәм аның карамагындагы учреждениеләр белгечләре 70 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәләр, аларга кирәкле ярдәм  күрсәтәләр. Социаль хезмәткәрләрне котларга Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов килде. Үз чыгышында ул социаль хезмәткәрләрнең бу өлкәгә бары тик йөрәк чакыруы буенча гына килгән аерым язмышлы һәм һөнәрле кешеләр булуын билгеләп үтте. «Сез чыннан да кешеләрне яратасыз һәм профессиональ осталыгыгызны гел камилләштерәсез», - дип ассызыклады Тимур Нагуманов.

Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен иң яхшы хезмәткәрләр Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты, социаль яклау идарәсе Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Бәйрәм чарасы Әлмәт  йолдызлары катнашында  концерт программасы белән дәвам итте.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса