Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераннары портретлары белән билбордлар пәйда булды

Проектның инициаторы -Тимур Нагуманов.

Әлмәтнең үзәк урамнарында 9 Май алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары портретлары белән билбордлар пәйда булды. Алар арасында-Анатолий Соколов, Николай Федотов, Габделбари Габдрахимов, Людмила Березова, Маргарина Апраксина, Раиса Чернышева, Миңниса Сабирова һәм Ольга Макарова.

Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, проектның инициаторы - Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.

Бүген шәһәрдә һәм районда 577 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларның җидесе сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан һәм берсе блокадалы Ленинградта яшәгән.

Фотолар: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

 

Исегезгә төшерәбез.

⚡22 апрельдән 9 майга кадәр Бөек Җиңүнең 79 еллыгы һәм Гаилә елы уңаеннан, #МойГеройМояСемья акциясе уза. Флешмоб икенче ел рәттән "Үлемсез полк" онлайн-йөрешенә өстәмә буларак үткәрелә.

⚡Әлмәт районында яшәүчеләрне дә социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә онлайн-акциядә катнашырга чакырабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса