Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең 17 нче мәктәп укытучысы Рүзәл Латыпов «Минем героем - минем гаиләм» акциясендә катнашты

Минем бабам Латыйпов Фәхерлегаян Әхмәтлатыйп улы.

Минем бабам Латыйпов Фәхерлегаян Әхмәтлатыйп улы 1910 елның 6 декабрендә ТАССРның Мөслим районы Дусай авылында туган. Бөек Ватан сугышына кадәр колхозда эшли. 1941 елның 30 августында Кызыл Армия сафларына мобилизация буенча чакырыла, 31 ЗСД составында Суслонгер хәрби лагеренда әзерлек үтә. Хәрби антны 1941 елның 26 декабрендә Калинин фронтының 30нчы армиясенең 2нче дәрәҗә Кутузов орденлы 348нче Бобруйск Кызыл байрак дивизиясенең 1174нче полкында кабул итә. Мәскәү янында контрһөҗүмне көчәйткәндә, минем бабам Рогачево, Клин, Зубцов, Ульяново, Сычевка, Погорелое Городище торак пунктларын азат итүдә катнаша. 1942 елның 28 гыйнварында, бер көн элек башланган Ржевск - Вяземск операциясендә, сул кулы авыр ярала.

Ул миңа, яшүсмергә, үзенең яралануы турында сөйләгәнен хәтерлим: «Без Каен урманында карга күмелеп ятабыз,  дошманның миномет исәпләүләре безнең башларга миналар бәреп төшерә һәм шул вакытта мина янәшәдәге иптәшенең каскасыннан кисәкләре минем кулымга рикошет белән эләгә, кул чугын тишеп, ул җиңгә эләгеп калды».

Аннары эвакогоспиталь, дәвалануны Әстерханда уза. Бабам 1942 елның июлендә 2 төркем инвалидлык алып, өенә кайта. Пенсиягә чыкканчы күрше авылда колхоз рәисе булып эшли, беренче колхоз бакчасын булдыруда һәм үстерүдә катнаша. Соңыннан пенсиядә урман хуҗалыгына каен һәм имән бөреләре, шомырт, миләш җыю белән ярдәм итә. 1996 елның 12 маенда вафат була. Ватанны саклаучылар мәңге истә!

 

 

Рүзәл Латыпов 17 нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы 

 

⚡22 апрельдән 9 майга кадәр Бөек Җиңүнең 79 еллыгы һәм Гаилә елы уңаеннан, #МойГеройМояСемья акциясе уза. Флешмоб икенче ел рәттән "Үлемсез полк" онлайн-йөрешенә өстәмә буларак үткәрелә.

⚡Әлмәт районында яшәүчеләрне дә социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә онлайн-акциядә катнашырга чакырабыз.

⚡Героегыз турында үзегезнең ВКонтакте сәхифәсендә #МойГеройМояСемья хэштегы белән язма урнаштырыгыз.

#МойГеройМояСемья 
#МинемГеройМинемГаилә
#БесмертныйПолкТатарстана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса