Әлмәттән Оренбург халкына гуманитар ярдәмнең беренче партиясен җибәрделәр
Җәмгыять

Әлмәттән Оренбург халкына гуманитар ярдәмнең беренче партиясен җибәрделәр

Йөк 10 тонна эчәр судан, биш көймәдән, җылы киемнән, аяк киеменнән, юрганнардан һәм мендәрләрдән, азык-төлектән тора.

Оренбург өлкәсе халкына Әлмәттән гуманитар ярдәмнең беренче партиясен җибәрәләр. Бу хакта Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Әлмәтлеләр дүрт көн дәвамында беренче кирәкле әйберләр: җылы кием, аяк киеме, карават, юрганнар һәм мендәрләр, азык-төлек алып киләләр. Моннан тыш, район башлыгы Тимур Нагуманов кушуы буенча 10 тонна эчәр су һәм биш  көймә җибәрелде.

Гуманитар ярдәм кабул итү дәвам итә. Җыю пунктының адресы: Ленин урамы, 21. Ул 8.00-20.00 сәгатьтә  эшли. Исегезгә төшерәбез, Оренбург өлкәсендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Күпләр йортсыз, акчасыз, гадәти әйберләрсез һәм уңайсыз хәлдә калган.