Район башлыгы әлмәтлеләр исеменнән хәрбиләргә батырлыклары өчен рәхмәт белдерде.
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов кыска вакытлы ялга махсус хәрби операция зонасыннан кайткан сугышчылар белән очрашты. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында сөйләде.
Район башлыгы әлмәтлеләр исеменнән хәрбиләргә батырлыклары өчен рәхмәт белдерде. Моннан тыш, ярдәм таләп итә торган мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
"Барлык сугышчыларыбызга исән-сау өйләренә кайтуларын теләдем. Егетләребезне җиңү белән көтәбез!2- дип йомгаклады район башлыгы.
Фото: Әлмәт районы башлыгы телеграм каналы