Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чик сакчылары бүген дә сафта

Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасындагы 1233 нче полкка һәм «Тимер» батальонына чираттагы гуманитар йөк туплана. Гуманитарканы запастагы чик сакчылары илтеп тапшырырга әзерләнә.

Бу уңайдан редакциябездә кунакта булып киткән «Зас-тава» оешмасы рәисе Сергей Евгеньевич Евлеев волонтерларның эшчәнлеге турында сөйләде. 

Әйтергә кирәк, СВО зонасындагы якташларыбызга гуманитар йөк илтеп тапшыру эшен чик сакчылары 2022 елдан бирле башкаралар инде. Беренче тапкыр алар Бердянскига барган булганнар.

- Әлмәтнең «Застава» оешмасын рәсми рәвештә  биш ел элек оештырдык. Ул бүгенге көндә 43 ләп кешене берләштерә. Эшчәнлегебез - яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү, төрле чаралар әзерләү, аларда катнашу. 18 нче мәктәп каршында чик сакчылары галереясы да булдырдык, яшь хоккейчылар белән дә чаралар әзерли башладык. Шулай да хәзерге вакытта төп игътибарны  СВО зонасындагы егетләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдердек. Бу бик җаваплы һәм шул ук вакытта игелекле гамәл.  

Шәхсән «Застава» оешмасының 11 гуманитар ярдәме исән-сау килеш билгеле урыннарга илтеп җиткерелде. Ә болай гомумән алганда без инде 13 нче тапкыр ерак сәфәргә чыгачакбыз. СВО зонасындагы егетләребезнең гозерләрен искә алып, маскировка челтәрләре,  җылы оекбашлар, кием-салым, азык-төлек, тушенкалар, резин итекләр, медикаментлар, газ баллоннары, мобиль примуслар, свитерлар тупладык. 
Бензин пычкылары,  генераторлар да бик кирәк инде хәрбиләргә. Аларны да хәстәрли алсак, гел шәп булыр иде. Вакыт бар - 15 февральгә кадәр җыябыз гуманитарканы. Ярдәм кулы сузарга теләүчеләр кирәк-яракларны штабка китерә алалар, - диде Сергей Евлеев.  

Сергей Евгеньевич Евлеев үзе Чирмешән районы егете. Мәктәптә укыганда ук комбайнчы ярдәмчесе буларак әтисенә булышып йөргән.  Мәктәпне тәмамлаганнан соң, армия сафларына кит-кәнче үзе дә комбайнда эшләгән. Ярышларда катнашып, район комбайнчылары арасында икенче урынны яулаган. 

- Әле дә хәтердә, җиңү яулагач, мине япон магнитофоны белән бүләкләделәр. Алга таба армия сафларына алынып, Ерак Көнчыгышта Биробиджанда ике ел хезмәт иттем, автовзводта учебкада булдым. Аннан маневр төркеменә эләктем. 1998 елны безне кайнар юнәлешкә - Таҗикстанга дип әзерләделәр. Нәтиҗәдә без анда бара алмый калдык, ә 1999 елны инде мин демобилизацияләндем. 2000 елда Әлмәткә килдем. Һөнәрем буенча мин шофер, хәзерге вакытта үзмәшгуль булып торам. Авыл хуҗа-лыгы хезмәте күңелемә нык кереп калгангамы, әллә барлык мәшәкатьләрне оныттырып торгангамы, һаман да шул тармакка тартылам. Җәйге чорда Уфадагы бер фермер хуҗалыгына инде өч ел рәттән комбайнда уңыш җыеп алуда булышлык та  күрсәтәм әле. Узган елда чәчүдә дә катнашкан идем, ләкин быел барырмынмы-юкмы, әлегә төгәл әйтә алмыйм. Беләсезме, җиңел юллар эзләү минем өчен түгел. Гуманитар йөк илтеп тапшыруны да мин, шулай ук минем дусларым да зур горурлык һәм җаваплылык  белән башкаралар. СВО зонасындагы егетләрнең һәрберсе безнең өчен бик якын бит, алар белән, гаиләләре белән даими элемтәдә торабыз. Үзе кыенлык кичермәгән кеше кыенлыкның нәрсә икәнен аңламый бит. Ә бүген егетләргә ярдәм кирәк, алар безне бик көтәләр. Анда баргач якташларыбызның куанычлы йөзләрен күрү генә дә ни тора. Хәрби рух көчле аларда, - дип соклануын белдерде Сергей Евгеньевич.

Шулай да гуманитар йөк  туплау бер нәрсә, ә менә шул йөкне илтеп җиткерү өчен машина табу авыррак икән.
- Техника табу кыенрак. Моны аңларга да була. Шактый гына финанс чыгымнары да сорый ул. Шулай да ярдәм итүчеләр бар. Беренче тапкыр йөк белән сәфәргә чыкканда авыррак булды үзебезгә дә, хәзер инде без шомардык, трасса да, юнәлеш тә таныш. Блокпостларда торучылар да безне аңлый, хәлебезгә керә. Трасса буйлап берничә мәртәбә хәрбиләргә техника да куып алып барып җиткердек бит. СВО зонасындагы билгеле урынга  ике, ике көн ярым дигәндә барып җитәбез, - дип аңлатты «Застава» оешмасы рәисе. 

Запастагы чик сакчылары илткән гуманитар йөкне туплауда катнашкан әлмәтлеләргә махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр видеоязма аша рәхмәт сүзләрен дә даими җиткереп торалар икән. 

Бу баруда солдатлар «Фламинго» күңел ачу үзәге хезмәткәрләренә,  «Ассоль» һәм «Мегасети» штабларына, Сиренькино, Ерсубайкино, Кләмәнтәй авыл җирлекләре халкына, Яңа Кәшер, Кичү мәктәпләренә, 2 нче лицейга ихластан рәхмәт әйтеп, «Җиңү бары тик безнеке булачак! Туган якта очрашканга кадәр», дигәннәр.  Шулай булачагына шикләнмибез дә, исән-имин әйләнеп кенә кайта күрегез, егетләр!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса