Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлене 101 яше белән котладылар

Ул - Зоя Степановна Царева.

4 гыйнварда тыл хезмәтчәне, «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Әлмәт муниципаль районындагы йортында социаль хезмәтләр алучы Зоя Степановна Царевага 101 яшь тулды. 

Зоя Степановнаны туган көне белән район һәм шәһәр Ветераннар советы вәкилләре, Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре котлады һәм бүләкләр тапшырды. Зоя Степановнага нык сәламәтлек, рух күтәренкелеге, якты һәм шатлыклы көннәр теләделәр.

 

 

Фото: «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса