Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апрель аенда социаль пенсияләр бер елга исәпләгәндә 13,5 процентка арта

Социаль пенсия иминият пенсиясе алу өчен хезмәт стажы җитмәгән кешеләргә түләнә.

Быелның апрелендә Россиядә социаль пенсияләр бер елга исәпләгәндә 13,5 процентка артачак. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасында Хөкүмәт эшчәнлеге турында еллык хисап белән чыгыш ясаганда шулай дип белдерде.

«Агымдагы елда гражданнарның социаль яктан якланмаган категорияләренә ярдәм күрсәтү буенча гамәлдәге чараларны сакларга кирәк. Инде 1 апрельдән үк, узган елның июнь аенда үткәрелгән индексациягә өстәмә буларак, социаль пенсияләрне арттырачакбыз. Шул рәвешле, бер елда пенсия 13,5 процентка артачак», - дип искәртте Премьер.

Мишустин билгеләп үткәнчә, социаль пенсия иминият пенсиясе алу өчен хезмәт стажы җитмәгән кешеләргә түләнә.

«Татар-информ» агентлыгы 2023 елның апреленнән Россиядә социаль пенсияләр өстәмә рәвештә 3,3 процентка индексацияләнәчәге хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Моңа кадәр аны 2022 елның апрелендә планлы рәвештә – 8,6, июнь аенда планнан тыш тагын 10 процентка индексацияләделәр.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса