Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Татарстан республикасының идарәче кадрлар резервы укытылды

Резервчыларны укыту программасы һәрвакыт аларның яңа идарә итү күнекмәләрен алуына максималь юнәлдерелгән.

21-22 мартта Әлмәттә Татарстан республикасы идарәче кадрлар резервының белем бирү модуле кысаларында республика чарасы узды.

Район башлыгы Тимур Нагуманов муниципалитеттагы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, шәһәрне үстерү стратегиясе турында сөйләде, кадрлар резервында катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Укыту программасы резервтагыларның кызыксынуларын һәм эшчәнлек төрен исәпкә алып оештырылган. «Алсу» чулки-носки фабрикасында аларга носкилар җитештерү цехының эшен күрсәттеләр, алар хәтта яңа модельнең эшләтеп җибәрүенә шаһит булдылар. Нефть югары мәктәбе кампусының лаборатория-тикшеренү, уку-лаборатория үзәкләре, "Татнефть" ААҖнең нефть промыслалары булачак идарәчеләрдә аерым кызыксыну тудырды. Инженерлык лицеенда кунакларга заманча белем бирү формалары һәм гомумән иҗади индустрияләр үсеше турында сөйләделәр.

ТР Рәисе каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты бүлеге мөдире Эдуард Сафин сүзләренә караганда, кадрлар резервында катнашучылар район инфраструктурасын өйрәнгән һәм муниципаль идарәнең актуаль мәсьәләләренә чумган. Резервчыларны укыту программасы һәрвакыт аларның яңа идарә итү күнекмәләрен алуына максималь юнәлдерелгән.

Әлмәт җитәкчелегенә кадрлар резервында катнашучыларга шәһәр үсешенең актуаль юнәлешләре буенча үз тәкъдимнәрен кертергә мөмкинлек биргәне өчен рәхмәт белдерәбез - диде Эдуард Сафин.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса